news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин: 2023 елда Казан мәктәпләре 24 мең беренче сыйныф укучысын кабул итәчәк

Быел Казан мәктәпләренә 148,5 меңнән артык укучы барачак, шул исәптән 20,5 мең беренче сыйныф укучысы була.

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2023 елда Казанда мәктәпләргә 24 мең беренче сыйныф укучысы барачак. Быел беренче сыйныфка 20,5 мең укучы килә. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Белем көнендә ачылачак «Ритм» 187нче күппрофильле яңа лицейда яшь әниләр — блогерлар белән очрашуда белдерде.

«2005 елда бездә 105 мең укучы булса, быел - 148 мең, ә биш елдан соң 190 мең мәктәп укучысы булачак. 2023 елда беренче сыйныфка гына да 24 мең укучы барачак. Бу – тулы бер Зәй халкы кадәр» - дип сөйләде шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин соңгы биш елда Татарстан башкаласында 13 мәктәп төзелүен әйтте. «Соңгы 10 елда, без үзебез өчен хисап ясадык, башка миллионлы шәһәрләр арасында, Мәскәү һәм Санкт-Петербургны исәпкә алмыйча, Казан балалар бакчалары, яңа мәктәпләр саны буенча беренче — икенче урында тора», - дип искәртте ул.

1 сентябрьдә Казанда мәктәпләргә барлыгы 148 мең 527 укучы барачак. Белем көнендә Татарстан башкаласында яңа күппрофильле 187нче «Ритм» лицее, Бондаренко урамында 1224 урынга исәпләнгән «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы Бичуриндагы 800 урынга өстәмә бина белән ачылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100