news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бары тик Әтнә районында гына бөтен укучы да БДИны уңышлы биргән

Республикада барлыгы 1,6 меңнән артык имтихан тапшыручы минималь бусаганы үтә алмаган.

Татарстанда бары тик Әтнә районында гына бөтен укучы да БДИны уңышлы биргән
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бары тик Әтнә районында БДИны бөтен укучы да уңышлы биргәнен әйтте. Башка районнарда имтиханны бирә алмаган берәр бала булса да, бар.

«Бары тик Әтнә районы укучылары гына, минималь бусаганы үтеп, барлык фәннәр буенча БДИ бирә алды», — диде Илсур Һадиуллин Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Министр мәгълүматлары буенча, Тәтеш районында бер, Саба, Аксубай, Минзәлә, Балык Бистәсе районнарында икешәр, Питрәч районында өч, Нурлат районында җиде бала минималь бусаганы үтә алмаган. Санап киткән районнар бу күрсәткеч буенча алдынгылар рәтендә. Чагыштыру өчен, Чистай районында җитмеш укучы имтихан тапшыра алмаган.

Бердәм дәүләт имтиханын бирә алмаучылар өлеше буенча иң начар күрсәткечләр Әлки (6,06%), Спас (4,86%), Сарман (4,83%), Казанның Киров һәм Мәскәү (5,47%), Яңа Савин һәм Авиатөзелеш (4,77%) районнарында.

Татарстанда барлыгы 1,6 меңнән артык имтихан тапшыручы минималь бусаганы үтә алмаган. Министр БДИны кабаттан киләсе елларда гына тапшырырга мөмкин булуын әйтте.

Илсур Һадиуллин Татарстанда начар күрсәткечле мәктәпләр белән эшләү программасы гамәлдә булуын белдерде. Аның фикеренчә, укытучыларны алыштыруга караганда, аларның квалификациясен арттыру отышлырак. Шулай ук ул мәктәпләргә ата-аналар белән тыгызрак эшләү кирәклеген әйтте. Министр сүзләренчә, күп вакыт бала имтиханны ата-ана теләге белән генә сайлаганга канәгатьләндерми торган нәтиҗәгә дучар була.


Әтнә районында 13 мең кеше яши, 98,6 процент халкы - татарлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100