news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның татар журналистикасы бүлегенә Россиянең җиде төбәгеннән гаризалар килгән

Татар журналистикасы бүлегенә килгән гаризалар буенча бер урынга өч кеше дәгъва кыла.

КФУның татар журналистикасы бүлегенә Россиянең җиде төбәгеннән гаризалар килгән
Солтан Исхаков

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм «Татмедиа» агентлыгы белән берлектә булдырылган журналистларны укыту программасына Россиянең җиде төбәгеннән гаризалар килгән.

«2020 елда „Татмедиа“ агентлыгы белгечләре белән берлектә журналистлар өчен яңа уку планын әзерләдек. Журналистикага бәйле предметларны һәм практика өлешен бүгенге көндә уңышлы һәм нәтиҗәле эшләүче журналистлар алып бара. Гаризаларның күбесе Татарстаннан килде, шулай ук Башкортстаннан — дүрт, Киров өлкәсеннән — ике, Әстерхан, Оренбург, Пермь өлкәсе, Кырым республикасыннан берәр гариза бар», — дип сөйләде институт директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Директор сүзләренчә, бер урынга өч кеше туры килә.

Укыту программасына килгәндә, студентлар атнаның биш көнен институтта укый, ә бер көнгә «Татмедиа» агентлыгына практикага килә. «Практикалар беренче курстан ук башлана. Студентлар үзләре теләгән редакциягә практикага бара», — ди ул.

Укыту программасына документларны 25 июльгә кадәр кабул итәләр. 26 июль көнне татар теле буенча имтихан булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100