news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин имтиханнар нәтиҗәсе буенча республиканың алдынгы унбер мәктәбен атады

Унбер мәктәпнең алтысы - Казанныкы, икесе — Яр Чаллыныкы, икесе — Бөгелмәнеке, берсе — Түбән Каманыкы.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта 2020/2021 уку елы имтиханнары нәтиҗәсе буенча республиканың алдынгы унбер мәктәбен атады.

Алдынгылар рәтендә:

  1. Казанның 131нче лицее (80 баллдан югары тапшырылган 314 имтихан);
  2. Яр Чаллының 78нче лицее (261);
  3. Түбән Каманың 35нче лицее (195);
  4. КФУның Лобачевский исемендәге лицее (188);
  5. КФУның IT-лицее (171);
  6. Казанның 19нчы гимназиясе (166);
  7. Бөгелмәнең 2нче лицее (138);
  8. Казанның 177нче лицее (119);
  9. Казанның 122нче гимназиясе (100);
  10. Яр Чаллының 26нчы гимназиясе (110);
  11. Бөгелмәнең 6нчы мәктәбе (100).

Югары балл җыючылар өлеше буенча министр Югары Ослан районын атады. Анда имтихан бирүчеләрнең 44,7 проценты 80 баллдан югарырак нәтиҗәгә ирешкән. Бу күрсәткеч буенча шулай ук алдынгылар рәтендә — Әтнә (43,88%), Саба (34,5%), Бөгелмә (31,21%), Лениногорск (30,2%), Яшел Үзән (28,7%), Балтач (28,62%), Минзәлә (28,57%) районнары, Яр Чаллы шәһәре (30,61%), Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары (31,4%).

Илсур Һадиуллин әлеге районнардагы педагогик коллективларның эшен югары бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100