news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга балалар бакчаларына татарча сөйләшә торган курчаклар тапшырдылар

Татарча сөйләшә торган курчаклар комплектлары шәһәр һәм авыл җирлекләрендәге барлык 44 балалар бакчасына кайтарылган.

Алабуга балалар бакчаларына татарча сөйләшә торган курчаклар тапшырдылар
http://alabuganury.ru/

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга балалар бакчаларына татар телендә сөйләшә торган курчаклар комплекты тапшырдылар. Бу хакта җирле газета хәбәр итә.

Татарча сөйләшә торган курчаклар комплектлары шәһәр һәм авыл җирлекләрендәге барлык 44 балалар бакчасына кайтарылган.

Татар теле укытучысы Гүзәлия Әхмәдгалиева мәдәният министрлыгыннан бирелгән бүләкне үз дәресләрендә куллана башлаган. Курчаклар балаларга бик ошады, дип билгеләп үтте Гүзәлия Әхмәдгалиева.

«Әлеге курчаклар милли татар колоритын бик яхшы чагылдыра. Алар милли костюмнарга киендерелгән һәм татар телендә сөйләшеп кенә калмыйча, хәтта милли җырлар да җырлыйлар. Бу музыка астында төрле уеннар үткәрү бик уңайлы. Балалар бик канәгать», — диде Гүзәлия Әхмәдгалиева.

Әлеге курчакларның чын паспортлары да бар. Төп документка курчакларның функцияләре, исемнәренең килеп чыгышы һәм башкалар турында барлык мәгълүматлар кертелгән. Татар теле укытучылары сүзләренә караганда, курчак паспортлары, асылда, алар өчен үзенә күрә бер методик кулланма булып тора, диелә әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100