news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 сентябрьдән Россия мәктәпләрен гадәти уку режимына күчерүгә әзерлиләр

Белем бирү оешмаларына Роспотребнадзор киңәшләрен үтәргә туры киләчәк.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Балалар бакчалары һәм мәктәпләр 1 сентябрьдән укуны гадәти режимда башлаячак, дип өметләнә Россия мәгариф министры Сергей Кравцов. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы яза.

«1 сентябрьгә килгәндә исә, без балалар бакчаларын, мәктәпләрне 1 сентябрьдән укучыларны кабул итүгә әзерлибез», — диде Сергей Кравцов «Интерфакс» оештырган онлайн-конференциядә.

Министр әйтүенчә, белем бирү оешмаларына Роспотребнадзор киңәшләрен үтәргә туры киләчәк.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, Роспотребнадзор мәктәпләрдә уку процессын оештыру буенча киңәшләр чыгарды. Мәктәпләргә укучыларның үз сыйныфларыннан читтә элемтәләрен максималь дәрәҗәдә чикләргә, төрле сыйныфлар өчен дәресләр һәм тәнәфесләрнең башлану вакытын төрлечә оештырырга, укытучылар һәм укучылар өчен «керү фильтры» булдырырга тәкъдим ителә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100