Россия югары уку йортлары 2021 елдан электрон диплом бирә башлаячак

Электрон диплом эш бирүче таныша алырлык цифрлы портфолионың бер өлеше булачак.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Россия югары уку йортлары 2021 елдан югары белем турында электрон диплом бирә башларга планлаштыра. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

«2019 елда югары белем турындагы электрон дипломнарны бирү илнең биш югары уку йортында сыналачак. Киләсе елда программага тагын 15 югары уку йорты кушылачак», – диелә министрлык хәбәрендә.

Электрон дипломнар цифрлы портфолионың бер өлеше булыр дип көтелә. Анда диплом алучының үтелгән практикасы, квалификация күтәрү курслары, спорт һәм фәнни казанышлары турында мәгълүмат тупланачак.

Моннан тыш, киләчәктә портфолио белән эш бирүчеләр таныша алачак.