news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Россия көне уңаеннан, балалар Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда булган
Алар викторинада актив катнашып, барлык биремнәрне дә үтәп чыккан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку

zainsk-inform.ru
(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Россия көне уңаеннан, Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда “Россиягә мәхәббәт һәм ышаныч белән” дип аталган мавыктыргыч сәяхәт оештырылды. Аңа мәктәп яны лагерена йөрүче балалар чакырылды. Район басмасы шул хакта хәбәр итә.
Балалар ике командага бүленеп,“Тарихи”,“Географик”,“Музыкаль”,“Әдәби” дип аталган станцияләргә “сәяхәт” кылды.
Һәр станциядә балалар биремнәр алып, аларга дөрес җавапларны таптылар, дөрес җавапларга баллар бирелде. Алар викторинада актив катнашып, барлык биремнәрне дә үтәп чыкты.
Шунысын да әйтик, балаларның Россия Федерациясе символларын, дәүләт флагындагы төсләрнең нәрсә аңлатуын, тарихи вакыйгалар турында белүләре сөендерде. Алар барысы да Россия гимнын яттан яхшы белә. Нәтиҗәләр ясаганнан соң, ике команданың да тигез баллар алуы ачыкланды. Шулай итеп, дуслык җиңде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot