Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗе районында азкомплектлы мәктәпләр эшли башлады
Калган барлык мәктәпләр, өстәмә белем бирү оешмалары дистанцион төстә белем бирүне дәвам итә.
(Әгерҗе, 13 май, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). 12 майдан район мәгариф идарәсе җитәкчесе карары белән Әгерҗе районында азкомплектлы мәктәпләр үз ишекләерн ачты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, бу 20 укучыдан артык булмаган һәм башка авыллардан балалар килеп укымаучы мәктәпләргә генә кагыла. Шундыйлардан Пеләмеш, Варкләд-Бодья, Салагыш, Ямурза, Яңавыл, Шаршады, Кадрәк, Уразай мәктәпләре балаларны кабул иттеләр.
Биектау башлангыч мәктәбе дистанцион режимда эшли. Калган барлык мәктәпләр, өстәмә белем бирү оешмалары дистанцион төстә белем бирүне дәвам итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз