news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел унберенче сыйныф укучылары бары тик ике фәннән имтихан тапшырачак

Имтихан тапшыру көннәре әлегә билгесез, әмма якын арада аның төгәл срокларын әйтәчәкләр.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Быел унберенче сыйныф укучылары бары тик ике фәннән имтихан тапшырачак, аларга ул Россия югары уку йортларына керү өчен кирәк. Бу хакта Россия мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко «Россия 24» телеканалы эфирында хәбәр итте.

«Россия югары уку йортларында укуларын дәвам итәргә ниятләгән 11нче сыйныф укучыларына укырга керү өчен имтиханнар сайларга һәм тиешле БДИ тапшырырга кирәк булачак. Ике имтихан булачак. Мәктәпне тәмамлаучы кайсы университетка, нинди факультетка керүенә карап сайларга тиеш», — диде Глушко.

Аның сүзләренчә, БДИ ил буенча бердәм расписание белән үткәреләчәк. Ул инде әзерләнгән, әмма әлегә тикшерелә.

«Бүген без берничә әйберне төгәл әйтә алабыз. Беренчедән, 8 июньдә без имтиханны үткәрә алмыйбыз, шунлыктан ул бераз соңрак булачак. Без хәзер төбәкләрдә мәгълүмат җыю, мониторинг алып барабыз. Һәм якын көннәрдә төгәл срокларны әйтәчәкбез. Июнь аенда булыр дип өметләнәбез, әмма бу коронавирус инфекциясе таралу вазгыяте белән бәйле булачак», — дип искәртте мәгариф министры урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100