news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел тугызынчы сыйныф укучылары мәҗбүри имтиханны бирми

Россия Мәгариф министрлыгы шундый карар кабул итте.

Быел тугызынчы сыйныф укучылары мәҗбүри имтиханны бирми
Рамил Гали

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Быел тугызынчы сыйныф укучылары өчен йомгаклау аттестациясе имтиханнары булмый. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтиханны уздырмау турында карар кабул ителде. Йомгаклау билгеләрен еллык билгеләргә карап чыгаралар.

«9 сыйныф укучылары өчен рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтиханны уздырмау планлаштырыла. Еллык билгеләр нигезендә йомгаклау билгеләре куечалак», — диелә министрлык хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot