news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хөкүмәте мәгариф өлкәсендәге илкүләм проектларга 202 млн сум бүлеп бирә

Республикада «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан да 426 миллион сум бүленә.

Татарстан Хөкүмәте мәгариф өлкәсендәге илкүләм проектларга 202 млн сум бүлеп бирә
Михаил Захаров/архив

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда 2021 елда мәгариф өлкәсендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 628 миллион сумнан артык акча тотылачак. Бу сумманың 202 миллион сумы республика бюджетыннан бүленә.

Дәүләт финанслары «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп», «Цифрлы белем бирү мохите» һәм «Һәр баланың уңышы» проектларын тормышка ашыруга тотылачак.

Моннан тыш, Казандагы «Салават күпере» торак комплексында 1224 балага исәпләнгән мәктәп төзелеше башланачак. Татарстан Хөкүмәте Мөслим һәм Саба районнарындагы мәктәпләрдә спорт залларын да ремонтлаячак.

Илкүләм проект кысаларында, 2021 елда Татарстанның авыл мәктәпләрендә 114 «Үсеш ноктасы» үзәкләре оештыру, Казанның 98нче мәктәбе базасында «Кванториум» балалар технопаркын ачу, Казанда коррекцияле ике мәктәпнең матди-техник базасын яхшырту, шулай ук 26 белем бирү оешмасында (шул исәптән, 23 мәктәп һәм 3 урта һөнәри белем бирү оешмасы) компьютер һәм презентация җиһазларын яңарту планлаштырыла.

Татарстанда илкүләм проектлар ярдәмендә моңа кадәр 110 белем бирү оешмасы заманча укыту һәм компьютер җиһазлары белән тәэмин ителгән иде.

Мәгълүм булганча, Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2019 елдан тормышка ашырыла башлады. Илбашы әлеге проектларның максатларын 2020 елның 21 июлендә имзалаган 474нче указы белән билгеләде. Аны «май указы» дип тә атыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100