news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгар ислам академиясендә Мәрҗанинең 200 битлек кулъязма текстын цифрлаштырдылар

Дини уку йорты Австриянең Инсбурк шәһәре белгечләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Болгар ислам академиясендә Мәрҗанинең 200 битлек кулъязма текстын цифрлаштырдылар
Расих Фасхутдинов

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Болгар ислам академиясендә Шиһабетдин Мәрҗанинең «Тарих әлвафаяти әслаф» дип исемләнгән 200 битлек кулъязма текстын цифрлаштырдылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына академиянең президенты Камил Исхаков хәбәр итте.

Текстны цифрлаштыру эше Австриянең Инсбрук шәһәре белгечләре белән берлектә алып барыла.

Болгар ислам академиясе - үз эшчәнлеген 2017 елның сентябрендә Россия җитәкчелеге ярдәмендә башлап җибәргән федераль проект. Уку йорты ислам дин белеме мәктәбен яңадан торгызу һәм мөселман галимнәре әзерләү максатыннан оештырылган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot