news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә укытучылар хезмәте өчен түләү структурасы үзгәрәчәк

Илдә Хезмәт кодексына төзәтмәләр әзерлиләр, дип сөйләде РФ мәгърифәт министры.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Укытучыларга хезмәт хакы түләү Хезмәт кодексына эшләнә торган төзәтмәләр ярдәмендә федераль дәрәҗәдә гарантияләнәчәк, дип сөйләде РФ мәгърифәт министры Ольга Васильева. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Без хәзер укытучылар хезмәте өчен түләү фондының 70 проценты бер ставка өчен, ягъни атнага 18 дәрес өчен гарантияле рәвештә түләнү өчен көрәшәбез. Бары тик 30 проценты гына төрле өстәмәләргә бүленергә тиеш», — диде министр.

Аның сүзләренчә, хәзер төбәкләр окладларның, өстәмәләрнең һәм стимуллаштыручы түләүләрне үзләре хәл итә. Хезмәт кодексына төзәтмәләр хезмәт өчен түләү структурасын формалаштыру өчен бердәм модель кертергә мөмкинлек бирәчәк.

«Россиядә мәгариф турында» законына төзәтмәләр өстендә дә эш алып барыла. Закон тарафыннан «Укытучы өчен дүрт документ» кагыйдәсе беркетеләчәк: предмет буенча эш программасы, календарь-тематик план, электрон журнал һәм көндәлек. «Теләсә нинди башка кәгазьләр — өмәләр, прививкалар, парталар һәм башкалар турында укытучы кайгырырга тиеш түгел», — диде Ольга Васильева.

Гыйнварда эшләнеп бетәргә тиешле яңа Федераль дәүләт белем бирү стандарты укытучыларның тормышын җиңеләйтәчәк. Хисап күрсәткечләре буенча йөкләнеш 30 проценттан артыкка кимиячәк, дип вәгъдә итте министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100