Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә мәктәп формасы җитештерүчеләрнең рәсми исемлеге барлыкка киләчәк
Документ Россиядә җитештерелгән кием-салым укучыларның сәламәтлеге өчен сыйфатлы һәм имин булсын өчен оештыру шартлары булдыруга юнәлтелгән.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Укучылар өчен Россия җитештерүчеләренең рәсми реестры барлыкка киләчәк. Ул Россиядә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әзерләгән закон проекты нигезендә оештырылачак. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.
Документ реестрга кертү өчен Россия мәктәп киемнәрен җитештерүчеләренә карата таләпләр билгели. Барыннан да элек, әлеге реестрга кертелгән җитештерүченең продукциясе санитар-эпидемиологик кагыйдәләргә һәм нормативларга туры килергә тиеш. Закон проекты Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына мондый таләпләрне раслау вәкаләтләре биреләчәген күздә тота.
Моннан тыш, төбәк хакимиятләре әлеге реестрга кертелгән Россия җитештерүчеләре белән форма белән тәэмин итү буенча гомуми белем бирү оешмалары тарафыннан шартнамәләр төзү тәртибен урнаштырачак. Ата-аналар акчасына сатып алулар турындагы карар алар тарафыннан гомуми җыелышта кабул ителәчәк.
Закон проекты укучыларны Россиядә җитештерелгән сыйфатлы һәм куркынычсыз кием-салым белән тәэмин итү өчен оештыру шартлары тудыруга юнәлтелгән. Шулай ук ул үзебезнең илдә җитештерелгән материаллардан мәктәп формасын тегә торган текстиль предприятиеләренә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз