news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта инглиз теле буенча олимпиада җиңүчеләре бүләкләнде

Бу олимпиадада 117 укучы катнашты.

Актанышта инглиз теле буенча олимпиада җиңүчеләре бүләкләнде
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 12 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Бүген Актанышның «Яшьлек» мәдәни үзәгендә инглиз теле буенча олимпиада җиңүчеләренең бүләкләү тантанасы узды. Бу турыда район матбугат үзәге хәбәр итә.

Җиңүчеләргә һәм призерларга Мактау грамоталарын район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гөлназа Имамразыева тапшырды. 

11 декабрь көнне Актанышта инглиз теле буенча республика олимпиадасының муниципаль этабы үткәрелде. Бу олимпиадада 117 укучы катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100