news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бәйге һәм чаралар турында мәгълүмат урын алган портал эшли башлады

Әлеге уку елы дәвамында платформада укучылар һәм педагоглар өчен 400дән артык чара турында мәгълүмат дөнья күрәчәк.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Панорама» мәгълүмати-конкурс порталы эшли башлады. Мәгълүмати ресурс балалар, ата-аналар, педагоглар һәм төрле бәйгеләрне оештыручыларга адресланган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Панорама» - республикада уза торган олимпиадалар, интеллектуаль, иҗади бәйгеләр, мастер-класслар, һәрдаим яңартылып торучы чараларны үз эченә алган мәгълүмати-конкурс платформасы ул», - диелә министрлык хәбәрендә.

panorama.tatar порталы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге ярдәмендә булдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100