Марат Гыйбатдинов: Ризаэтдин Фәхретдин исламны саклауга зур өлеш керткән

Ул Ризаэтдин Фәхретдиннең татар зыялыларын, мөгаллимнәрен ачлыктан коткаруга да өлеш кертүен билгеләп узды.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллин). Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов «Ризаэтдин Фәхретдиннең мирасы һәм иҗтимагый эшчәнлеге» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә Ризаэтдин Фәхретдиннең исламны саклауга керткән өлешен билгеләп узды. «Ризаэтдин Фәхретдиннең татар тарихында тоткан урыны» темасына докладында ул бу шәхеснең бөтенроссия мөселманнары ирекле сайлаган мөфтиләренең берсе булуын искәртте. «Беренче сайланган мөфти Галимҗан Баруди булса, икенчесе Ризаэтдин Фәхретдин», — ди Марат Гыйбатдинов. Аның сүзләренчә, Фәхретдиннең абруе мөселманнар арасында шулкадәр зур була ки, «сугышчан динсезлеккә йөз тоткан дәүләт вәкилләре дә аның белән исәпләшергә мәҗбүр булалар» ди. «Кызыл комиссарлар, әмирләр, патшалар да аның фикеренә колак салырга тиеш була. 1926 елда Мәккәдә беренче бөтендөнья мөселманнар конгрессы да аны үз рәисе итеп сайлый», — ди Марат Гыйбатдинов. Ризаэтдин Фәхретдин үз абруен авыр елларда исламны саклауга юнәлтә. Имамнарны төрмәдән коткарырырга тырыша. Мәчетләрне, китапханәләрне ябылудан саклау өчен дистәләгән хатлар, гаризалар яза. «Кызганыч, нәкъ менә мөфти үлгәннән соң, мөфтиянең бөтен әгъзалары диярлек кулга алына һәм үтерелә», — диде Гыйбатдинов. Ул Ризаэтдин Фәхретдиннең татар зыялыларын, мөгаллимнәрен ачлыктан коткаруга да өлеш кертүен искәртте. «Галимҗан Баруди белән беррәттән, чит илләргә күп кенә хатлар яза. Аларның күбесе сакланган. Хатлар нигезендә, Американың „Ара“ җәмгыяте белән хезмәттәшлектә күп кенә зыялы затларыбыз ачлык заманында исән-сау кала», — диде. Марат Гыйбатдинов Ризаэтдин Фәхретдин белән бәйле бердәнбер видеосурәтне тәкъдим итте. 2011 елда бу видео Америкада чыккан ачлыкка багышланган документаль фильмга кертелгәнен искәртте. Ул Тарих институтына 2012-2013 еллар тирәсендә килеп ирешкәнен әйтте. «1922-25 елларда Американың „Ара“ вәкилләре Уфага килгән, мөселманнарга булышлыгы шулкадәр зур була. Хәтта мөфтияткә килеп, анда ул вакытта сакланган атаклы Коръәнне күрсәтәләр. Мөфти белән очрашып видеога да төшәләр», — диде ул.