В.Путин һөнәри белем сыйфатын бәяләү өчен илкүләм система кертүне йөкләде

Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юллама белән мөрәҗәгать итте

 (Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә ике елда һөнәри белем сыйфатын бәяләү өчен илкүләм система кертүне йөкләде. Бу хакта бүген РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында белдерде.
“Без 2020 елга кадәр 25 млн. эш урыны булдырырга һәм модернизацияләргә карар иттек. Бу бик авыр мәсьәлә, әмма без аны хәл итә һәм кешеләргә яхшы эш табарга ярдәм итә алабыз. Нәкъ менә сыйфатлы эш урыннары гражданнарның хезмәт хакы үсешенә һәм иминлегенә китерә. Безгә инженер мәктәпләре ачарга һәм эшче кадрлар әзерләү зарур. Гомумән хезмәт кешесенә игътибар бирү кирәк”, - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
Ул социаль өлкәгә аерым тукталды. Әлегә бюджет өлкәсе хезмәткәрләре урта класска керми, алар ял итүдән, уңайлыклар тудырудан һәм профессиональ үсештән дә баш тартырга һәм даими өстәмә эш эзләргә мәҗбүр.
“Дәүләтнең күп еллар дәвамында бу белгечләргә акча арттыру мөмкинлеге булмады, чөнки без пенсияне күтәрү кебек мөһим һәм кискен проблемаларны хәл итәргә бурычлы. Хәзер без социаль тармаклардагы вәзгыятьне тамырдан үзгәртә алабыз”, - дип белдерде В.Путин. Май ае указларында бу өлкә хезмәткәрләренең һәр категориясе өчен хезмәт хакларын арттыру чаралары билгеләнгән, дип искәртте ул.
“Хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары җитәкчеләреннән бу бурычны үтәү өчен барлык ресурсларны мобильләштерүләрен сорыйм. Эш шунда ки, бу мәсьәләне хәл итсәк, берьюлы берничә проблема да чишелешен табачак”, - дип ассызыклады Путин.
Хезмәт хакы арткач, яңа көчле професссионаллар килү исәбенә медицина һәм мәгариф сыйфаты да яхшырачак, дип билгеләп үтте ул. Ә бу өлкәдә хезмәт куючы хезмәткәрләрнең төп эшкә, квалификацияләрен күтәрүгә игътибар арттыру һәм өстәмә эштән баш тарту мөмкинлеге пәйда була.
Икенчедән, урта класслы икътисади мөмкинлекләргә ия гражданнар саны чирек өлешкә артачак. “Бу бигрәк тә төбәкләрдә сизеләчәк”, - дип белдерде Путин.
Өченчедән, медицина хезмәткәрләре, педагоглар, галимнәр, мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бергәлекләре үсеш өчен яңа стимулга ия булачак.
Ул Хөкүмәт белән Президент Администрациясенә киләсе елның апреленә кадәр медицина, мәгариф сыйфаты, фәнни нәтиҗәләр, мәдәният учреждениеләрнә ихтыяҗ мониторинг системасын булдыру буенча тәкъдимнәр җыюны йөкләде.