news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда алты ел эчендә авыл мәктәпләрендә 122 спорт залы төзекләндерелде

Быел республиканың алты районында спорт залларына реконструкция ясалды.

Татарстанда алты ел эчендә авыл мәктәпләрендә 122 спорт залы төзекләндерелде
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 ноябрь, Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда соңгы алты елда авыл мәктәпләрендә 122 спорт залы ремонтланган. Бу хакта илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «Бердәм Россия» төбәк сәяси советы президиумы утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев хәбәр итте.

«Бу спорт секцияләре эшчәнлегенә җәлеп ителгән, физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче балалар санын арттырырга мөмкинлек бирде», — диде докладчы.

Андреев Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты гамәлгә ашырылуын искәртте. Аның максаты — авыл җирлегендә белем бирүнең сыйфатын күтәрү, дип өстәде ул.

«Моның өчен республикада быел алты муниципаль районда — Арча, Яшел Үзән, Алексеевск, Кама Тамагы, Мамадыш, Минзәлә районнарында спорт залларына реконструкция ясалды», — диде министр урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100