news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда пандемия шартларында тел үсеше үзенчәлекләре турында фикер алышачаклар

Kazan International Linguistic Summit 2020 онлайн-саммитында 500ләп галим катнашыр дип көтелә.

КФУда пандемия шартларында тел үсеше үзенчәлекләре турында фикер алышачаклар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 16 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр «Дөнья лингвистикасының тәкъдимнәре һәм юнәлешләре» Казан халыкара лингвистик саммиты узачак. Самитта төрле илләрдәге галимнәр пандемия вакытында тел белеме үсеше вазгыяте турында сөйләшәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә институтның матбугат хәбәр итте.

19 илдән филологларның игътибары тарихи һәм эволюцион лингвистика, традицион лингвистика һәм цифрлы трансформация, клиник һәм нейролингвистика, психолингвистика, квантитатив лингвистика, тел гыйлеменең башка төрләренә юнәлтеләчәк. Пандемия вакытында тел белеме үсешенә багышланган докладлар да яңгыраячак.

Оештыручылар сүзләренчә, Kazan International Linguistic Summit 2020 (KILS) Россия, Бөекбритания, Австралия, Италия, Германия, Нидерланд, Испания, Австрия, Норвегия, Кытай, Төркия, Иран, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Молдова, Украина, Беларусьтан 500ләп галим катнашачак.

Саммит Microsoft Teams платформасында онлайн-форматта узачак. Саммитны оештыручылар — КФУ һәм аның даими партнерлары - Халыкара лингвистлар комитеты, Тел белеме институты һәм Россия Фәннәр академиясенең лингвистик тикшеренүләр институты. Саммитның партнерлары — Рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыяте, Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының Халыкара ассоциациясе, Microsoft компаниясе.

Фәнни форум программасы Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы галим-лингвистларының виртуаль докладларын, Россия һәм чит ил фәнни лингвистик журналларының баш мөхәррирләренең чыгышларын үз эченә ала. Күпчелек чараларның язмалары саммитның рәсми каналында YouTube видеохостингында урнаштырылачак.

Саммитның төп спикерлары: РФА Тел белеме институты директоры Андрей Кибрик, РФА лингвистик тикшеренүләр институты директоры Евгений Головко, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Аризона университетының (АКШ) укыту һәм белем бирү лабораториясе директоры Даниэль Макнамара, Нью-Йорк дәүләт университеты профессоры Карл Мескилл; Удине (Италия) университеты профессоры Андреа Мариена һәм лингвистларның халыкара комитеты генераль сәркәтибе урынбасары Камил Хаманс (Нидерланды) һ.б.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100