news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия мәгариф күзәтчелеге Бөтенроссия тикшерү эшләре апробациясенең төгәл көннәрен билгеләде

2015 елдагы тикшерү эшләре 4 нче сыйныф укучылары өчен апробация режимында уза

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы йөкләмәсе буенча Мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәт Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрү көннәрен билгеләгән. 2015 елдагы тикшерү эшләре 4 нче сыйныф укучылары өчен апробация режимында узачак, ягъни мәгариф оешмаларының аларда катнашулары ирекле булып тора.

Россия мәгариф күзәтчелеге тарафыннан расланган график нигезендә, бөтенроссия тикшерү эшләрен уздыру өчен киләсе ай башында түбәндәге апробация көннәре билгеләнгән: 1 декабрь – рус теле, беренче өлеш; 3 декабрь – рус теле, икенче өлеш; 8 декабрь – математика, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot