Тарихчы: Татарлар рус дәүләтенә кергәндә инде җитлеккән халык булган

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты XVI–XIX гасырларда социаль катламнарга кергән этник төркемнәр турында мәгълүмат тупланган китап чыгарды.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев сүзләренчә, татарлар рус дәүләтенә кергәндә инде җитлеккән халык булган.

«Без Россия тарихындагы катламнарны өйрәнергә кирәк дигән фикергә килдек, чөнки социаль категорияләр нигезендә милләтләр дә формалашкан. Ул процесс төрле халыкта төрлечә булган. Татарлар бик күп категорияләргә бүленгән. Татар халкы рус дәүләтенә кергәндә инде бик җитлеккән халык булган», — ди ул.

Аның сүзләренчә, Россиядә санаулы халыклар гына категорияләргә бүленгән, аларның берсе — татарлар. Мәсәлән, татарлар арасында сәүдә, эшкәртү белән шөгыльләнүчеләр, шәһәр халкы, сакчылар кебек категорияләр бик күп булган.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты XVI–XIX гасырларда социаль катламнарга кергән этник төркемнәр турында мәгълүмат тупланган китап чыгарды.

Институтның керәшеннәрнең һәм нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү бүлеге мөдире Радик Исхаков XVI–XIX гасырларда булган социаль һәм этник чикләр туры килмәгән очраклар турында сөйләде.

«Шул нигездә Татарстан, Чувашия, Башкортстан галимнәре арасында дискуссияләр булды. Социаль төркемнәргә кемнәр керүен аңлый алмадык. Мәсәлән, башкорт, ясаклы чуаш социаль категорияләргә кемнәр кергән? Ул категорияләргә төрле этник төркемнәр кергән. Без ул процессларны аңларга, күрсәтергә тырышабыз. Барысын да өйрәнмичә, без бер ярдан бер ярга бәреләбез», — дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, бу теманы тулысынча өйрәнү өчен фәнни терминология һәм методология уйларга кирәк, ул юнәлештә чит ил галимнәре белән дә эшләргә кирәк.

Март аенда Тарих институтында Идел-Урал һәм Көнбатыш Себер халыкларының этносоциаль төркемнәре формалашу һәм үсеше турында фәнни конференция булган иде. Конференциядә Татарстан тарихчыларыннан тыш башка төбәкләрдән килгән галимнәр дә катнашты. Китап шул конференциядәге хезмәтләргә нигезләнеп эшләнгән.