Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү көннәре билгеле
2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнары 28 майда география һәм информатика тапшырудан башланачак.
(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү вакыты билгеле булды. Әлеге мәгълүматны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы номатив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырган.
Документ нигезендә, 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнары 28 майда география һәм информатика тапшырудан башланачак. 30 майда - база дәрәҗәсендәге математика, 1 июньдә профильле математика буенча имтихан планлаштырылган. Химия һәм тарих буенча сынау 4 июндә узачак. 6 июньдә — рус теле, 9 һәм 13 июньдә чит телләр (сөйләм) буенча имтихан булачак. Җәмгыять белеме - 14 июньдә, 18 июньдә биология һәм чит телләр (язмача өлеше) буенча бердәм дәүләт имтиханнары үтәчәк. Сынауларның төп агымы 20 июньдә рус әдәбияты һәм физика белән тәмамланачак.
Өстәмә көннәр 22 июньнән 2 июльгә кадәр билгеләгән.
Җитди сәбәбе булганнар имтиханнарны 21 марттан 4 апрельгә кадәр алдан тапшыра алачак.
Сентябрь агымы 4 сентябрьдә (рус теле) һәм 7 сентябрьдә (база дәрәҗәсендәге математика) узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз