news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт политехник техникумында ремонт эшләре төгәлләнгән

Техникумга быел 50 ел

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов политехник техникумның яңартылган катын карарга килде.

900 квадрат метр мәйданда барган ремонт эшләре тулысынча төгәлләнгән. Төзекләндерүне “Татнефть”ААҖнең “Елховнефть” идарәсе үз өстенә алган булган. Цоколь катында хәзер яңа җиһазлы лабораторияләр, аудиторияләр урнашкан. Техникумга быел 50 ел. Шул дәвер эчендә ул 20 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган. Бүген биредә 2,5 меңгә якын студент белем ала, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot