news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәктәпләрендә 2021 елдан башлап остаз-укытучылар барлыкка киләчәк

Тулаем ил буенча гомуми белем бирү оешмаларының 70 проценты 2024 ел ахырына кадәр остазлыкның төрле рәвешләренә җәлеп ителәчәк.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Россия мәктәпләрендә киләсе елдан яңа вазифалар — укытучы-методист һәм укытучы-остаз кертеләчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сөйләде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

«2021 елның сентябрендә мәктәпләрдә укытучыларны аттестацияләүнең яңа системасын сыный башлыйбыз. Яңа вазифалар һәм квалификация категорияләре — укытучы-методист һәм укытучы-остаз кертелә. Болар барысы да педагогларның өзлексез һөнәри үсеше өчен шартлар тудырырга, һөнәрнең абруен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Һәм иң мөһиме — белем бирү нәтиҗәләренең сыйфатын тәэмин итү», — диде Сергей Кравцов.

Мәктәпләрдә яңа вазифалар кертү укытучы үсешенең илкүләм системасы буенча каралган. Квалификация категорияләренең тәкъдим ителә торган моделе өч баскычтан тора: укытучы — өлкән укытучы (укытучы-методист) — әйдәп баручы укытучы (остаз укытучы).

Өлкән укытучы булу өчен, педагогка мәктәптә кимендә биш ел эшләргә кирәк булачак, ә әйдәп баручы укытучы вазифасы өчен — 10 ел. Шулай ук белем аттестациясен һәм һөнәри стандартка туры килүгә аттестация үтәргә кирәк булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100