Ютазы районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе дәвам итә

Әлеге чара кысаларында аз керемле, күпбалалы, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәтелә.

(Ютазы, 12 август, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Яңа уку елы башланырга бер айдан әзрәк вакыт калып бара. Белем көненә һәр баланың уку кирәк-яраклары тулы букча, матур мәктәп формасыннан барасы килә. Шул максатта Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика акциясе старт алды. Быел ул унберенче тапкыр үткәрелә, дип яза җирле басма.

Безнең районда да ел саен предприятие-оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, гомумән, теләге булган һәркем бу акциягә үз өлешен кертә. Әлеге чара кысаларында аз керемле, күпбалалы, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәтелә.