news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Президент академиясенең җәйге кампусы 180 студентны берләштерде

Мәгариф форумында катнашучыларны ТР Премьер-министры Алексей Песошин сәламләде.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда «Зөя калкулыклары» спорт-сәламәтләндерү комплексында Президент академиясенең тугызынчы халыкара җәйге кампусы ачылды. Чарада 16 илдән һәм Россиянең 17 төбәгеннән 180 студент катнаша.

«Сезне кунакчыл Татарстанда сәламләвемә шатмын. Биредә кампус үткәрү матур традициягә әверелде. Бу, һичшиксез, чараның югары дәрәҗәдә уздырылуы, биредә иң яхшы экспертлар катнаша», - диде мәгариф форумында катнашучыларга ТР Премьер-министры Алексей Песошин.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы узган ел Covid-19 пандемиясе аркасында чара үткәрелмәгәнлеген искәртте. «Барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп, быел без кампусны үткәрергә булдык, - дип өстәде ул. - Эш нәтиҗәләре буенча төшереләчәк фильм, 2019 елдагы катнашучыларныкы кебек үк, экранда бәхетле йөзләрне күрсәтсен иде»

Президент академиясенең халыкара җәйге кампусы 24 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Тугызынчы кампусның темасы «Кешеләр аралашуының яңа чынбарлыгы», дип атала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100