Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда «Авыл укытучысы» бәйгесенең сайлап алуында җиңүчеләрне билгеләгәннәр
«Авыл укытучысы» программасы Россия Федерациясе Президенты башлангычы белән 2019 елның февраленнән гамәлгә ашырыла.
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). 2020 елның 6 июлендә «Авыл укытучысы» федераль программасының конкурс сайлап алуында җиңүчеләрне билгеләү өчен бәйге комиссиясе утырышы булды. Утырышның нәтиҗәләре Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында китерелә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
2020 елда Татарстанда программаның максатчан күрсәткече – 13 кеше. Республика күләмендәге конкурс нигезендә сайлап алуга Россиянең 21 төбәгеннән 68 укытучы документларның тулы пакетын тапшырган.
Шул исәптән, Татарстан Республикасыннан – 18, Башкортстан Республикасыннан – 13, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләреннән – бишәр, Самара өлкәсеннән – 4, Киров өлкәсеннән – 3, Тыва, Марий Эл республикалары, Саратов, Чиләбе өлкәләре һәм Краснодар краеннан – икешәр, Мәскәү шәһәре, Коми, Калмыкия, Дагыстан, Чуваш, Удмуртия, Чечен республикалары, Свердловск, Әстерхан һәм Кемерово өлкәләреннән берәр мөгаллим, диелә бу хәбәрдә.
«Авыл укытучысы» программасы Россия Федерациясе Президенты башлангычы белән 2019 елның февраленнән гамәлгә ашырыла. Программада катнашу һәм Татарстан Республикасында сайлап алу шартлары ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 26 февралендәге 149нчы карары белән Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан әзерләнгән методик тәкъдимнәр нигезендә расланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз