news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама уку йортларында кабул итү комиссияләре эшли башлады

Яңа таләпләр буенча уку йортларында Бердәм дәүләт имтиханы күрсәткечләренең дөрес булуын тикшерергә мәҗбүрләр

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Түбән Каманың барлык югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларында кызу “урак өсте”: кабул итү комиссияләре эшли башлады. Бу хакта Түбән Кама телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Яңа таләпләр буенча, уку йортлары Бердәм дәүләт имтиханнары билгеләренең дөреслеген тикшерергә мәҗбүр. Алар моны федераль таныклыклар базасы буенча эшләячәк. Чыгарылыш сыйныф укучыларына кабул итү комиссиясенә паспорт-аттестатларын яисә аларның күчермәсен күрсәтергә кирәк булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot