Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мәгариф министры мәктәптә ату оештырган үсмергә тасвирлама бирде
Казан мәктәбенә һөҗүм иткән яшь кешенең укуы белән проблемалары булмаган, ул исәптә тормаган.
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева).ТР мәгариф һәм фән министры мәктәптә ату оештыручыга тавирлама бирде.
Казан мәктәбенә һөҗүм иткән яшь кешенең укуы белән проблемалары булмаган, ул исәптә тормаган. Бу хакта журналистлар белән аралашканда ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.
«Ул бу мәктәпнең элеккеге укучысы. Тугызынчы сыйныфтан соң ТИСБИ көллиятенә киткән. Анда аның турында яхшы фикердә торалар, бик тыныч бала булган. Әйтүләренчә, бернинди исәптә тормаган», - диде ул.
Министр мәктәпләрдә сакны көчәйтергә һәм куркынычсызлыкны тәэмин итәргә генә түгел, ә ата-аналар белән тәрбия эшләре алып барырга да кирәклеген әйтте. Аның сүзләренә караганда, белем бирү учреждениеләрендә психологлар эшли, сыйныф җитәкчеләре риск төркемнәрен ачыклау өчен тестлар үткәрә һәм ачыкланганда ул балалар белән эш алып бара.
«Бу егеткә бәйләнерлек берни дә юк иде. Аның өчен нәрсә һәм кайчан үзгәргән - әйтүе җиңел түгел», - дип искәртте Һадиуллин.
Казанның 175нче гимназиясендә ату нәтиҗәсендә 9 кеше — җиде бала һәм ике педагог һәлак булды. Хәзерге вакытта Казан клиникаларында һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күргән 23 кеше дәвалана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз