news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һадиуллин: Барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында иминлек контроле көчәйтеләчәк

Казанның 175нче гимназиясендә атыш вакытында тугыз кеше — җиде бала һәм ике укытучы һәлак булган.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында Казанның 175нче гимназиясендә булган фаҗигадән соң иминлекне контрольдә тоту көчәйтеләчәк.

«Республиканың барлык мәктәпләрендә дә контроль көчәйтеләчәк. Хәзер үк Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы, мәгариф идарәсе муниципаль органнары хезмәткәрләре мәктәпләргә чыгалар һәм аларны тикшерәләр. Атна ахырына кадәр бу процесс дәвам итәчәк. Без контрольне көчәйттек», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин

Һадиуллин билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанның барлык мәктәпләрендә, Казаннан тыш, уку процессы штатлы режимда оештырылган.

«Барлык балалар бакчалары, шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләре штатлы режимда эшли, анда да контроль көчәйтелгән», — диде ул.

Министр сүзләренчә, Татарстан башкаласына Россия Мәгариф министрлыгы вәкилләре килде, алар арасында психотерапевтлар да бар. Алар 174нче мәктәптә график буенча балаларны, ата-аналарны һәм педагогларны кабул итә.

Казанның 175нче гимназиясендә атыш вакытында тугыз кеше — җиде бала һәм ике укытучы һәлак булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100