news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия югары уку йортлары студентлары дистанцион режимда укуын дәвам итә

Студентлар дәүләт йомгаклау аттестациясен дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып узачак.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Россия югары уку йортлары студентлары май бәйрәмнәреннән соң дистанцион режимда белем алуын дәвам итә. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Россия Фән һәм югары белем министрлыгы 12 майдан студентлар өчен дистанцион укытуны озайтты», — диелә хәбәрдә.

Министрлык боерыгы нигезендә, югары уку йорты җитәкчеләре белем бирү программаларының гамәлгә ашырылуын, шул исәптән «студентларның электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып тиешле белем бирү программалары буенча ике арадагы аттестация һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе узуын» тәэмин итәргә тиеш.

Россия Фән һәм югары белем министрлыгы боерыгы ведомствоның рәсми сайтында дөнья күргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100