news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәпләргә миллион сумга фотоаппаратлар, штативлар һәм микрофоннар сатып алачаклар

Җиһазларны белем бирү учреждениеләренә 2020 елның 31 июленә кадәр кайтаруны планлаштыралар.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Марат Ишкилдин ). Татарстан мәктәпләренә 1 млн сум чамасына объективлы, штативлы һәм микрофонлы фотоаппаратлардан торган комплектлар сатып алырга планлаштыралар. Тиешле мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында медиазоналарны җиһазлар комплекты белән тәэмин итү. Башлангыч бәясе 998 088 сум», - дип хәбәр ителә документларда.

Бер комплектның бәясе 23,7 мең сум тәшкил итә. Җиһазларны Татарстанның 42 гомуми белем бирү учреждениесе алачак. Сатып алуларны финанслауны федераль бюджеттан һәм ТР бюджетыннан тәэмин итәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100