Рособрнадзор дәүләт йомгаклау аттестациясен бәяләү буенча тәкъдимнәрен әзерләгән

Минималь балл күләмен мәгариф өлкәсендәге төбәк хакимият органнары билгели.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Рособрнадзор дәүләт йомгаклау аттестациясе имтихан эшләрен бәяләү буенча тәкъдимнәрен җиткергән. Бу хакта Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайтында хәбәр ителә.

Шул рәвешле, тәкъдимнәр буенча, төп дәүләт имтиханы катнашучысы җыярга мөмкин максималь балл күләме рус теленнән - 39, математика буенча – 32 («алгебра» модуле – 14, «геометрия» – 11, «реаль математика – 7), физика буенча – 40, химия буенча – 34, биологиядән – 46, географиядән – 32, җәмгыять белеме буенча – 39, тарихтан – 44, рус әдәбиятыннан – 23, информатика һәм мәгълъмати технологияләр буенча– 22, чит телләр буенча (инглиз, алман, француз, испан) – 70 балл тәшкил итә.

Минималь балл күләмен мәгариф өлкәсендәге төбәк хакимият органнары билгели.