Чирмешәннең “Ромашка“ бакчасында балалар машинада да йөриячәк

Чирмешәндә капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды.

(Чирмешән, 12 май, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Чирмешәндә капиталь ремонттан соң ачылган әлеге балалар бакчасы бинасының ишегалдында спорт-уен мәйданчыгы урнаштырыла, дип яза район газетасы.



Монда балаларга уйнарга ышык урыннар – верандалар, комлы мәйданчыклар, таганнар, эскәмияләр, хәтта төсле-төсле, матур машиналар да булачак.