Татарстан зыялылары Төркестан шәһәренә сәяхәт кылып, фәнни чарада катнашып кайтты

Казакъстанда “Күлбәк Ергобәк һәм заманча тюркология” халыкара фәнни-теоретик конференциясе булды

 (Казан, 12 май, “Татар-информ”). Шушы көннәрдә Казакъстанда “Күлбәк Ергобәк һәм заманча тюркология” халыкара фәнни-теоретик конференциясе булып, анда Татарстанның татар әдәбияты өлкәсе вәкилләре катнашып кайтты.

Аерым алганда, анда татар әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, ТРның һәм РФның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов, заманыбызның күренекле язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе, ТРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татар ПЕН-үзәге әгъзасы Ркаил Зәйдулла катнашып чыгыш ясады.

Казакъстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Хуҗа Әхмәт Ясәви исемендәге Халыкара казакъ-төрек университеты оештырган әлеге чара Казакъстан Республикасының бәйсезлегенә 25 ел тулуга, ЮНЕСКОның 2016 елны Хуҗа Әхмәт Ясәви елы дип игълан итүенә һәм Тюркология фәнни-тикшернү институты директоры, танылган тәнкыйтьче, тюрколог, филология фәннәре докторы, профессор Күлбәк Ергобәк юбилеена багышланган.

Казакъстанга сәфәрләре, югарыда телгә алган университетта үткәрелгән конференция эшендә катнашулары турында Хатыйп ага Миңнегулов КФУ сайтындагы язмасында түбәндәгечә сурәтли.

Көньяк Казакъстанда Сыр-Дәрья буенда мең ярым елдан артык тарихы булган Төркестан каласы бар (элекке атамасы Ясы, Яссы). Ул – элек-электән ислам дөньясының мөһим дини, мәгърифәти, мәдәни үзәге. Мәшһүр шагыйрь һәм фикер иясе Хуҗа Әхмәт Ясәви биредә яши һәм җирләнә (1166 елда үлгән). Аның хөрмәтенә зур биналар корылган. Еш кына бу җирләрне мөселманнарның икенче мәккәсе дип йөртәләр.

Узган гасырның 90 нчы еллары башында Төркестан каласында халыкара казакъ-төрек университеты эшли башлады. Хуҗа Әхмәт Ясәви исемен йөрткән бу уку йортында күп санлы студентлар белем ала, зур-зур галимнәр эшли, төрле мәдәни һәм фәнни чаралар уздырылып тора. Шундыйларның берсе шушы елның 5-7 маенда үткәрелде. Тюркология мәсьәләләрен үзәккә куйган бу халыкара конференция казакъның күренекле галиме, әдәбиятчысы, әдибе, җәмәгать эшлеклесе Күлбәк Эргабәкнең тууына 63 ел (Мөхәммәд Пәйгамбәр яше!) һәм гыйльми, әдәби эшчәнлеге башлануга 40 ел тулуга багышланган иде. Аның эшендә Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркия, Башкортстан, Татарстан һ.б. җөмһүриятләрең күренекле галимнәре, әдипләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Бу чара киң күләмдә һәм югары дәрәҗәдә уздырылды. Аның эшендә Казан университеты професоры Хатыйп Миңнегулов һәм күренекле шагыйрь Ркаил Зәйдулла да катнашып, пленар утырышларда, секцияләрдә чыгыш ясадылар. Ркаил Зәйдулла шигырьләре тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.

Чара кысаларында Татарстан вәкилләре Хуҗа Әхмәт Ясәви төрбәсендә, борынгыдан калган тарихи урыннарда булдылар. Конференция вакытында Төркестан каласында рәсми рәвештә төрки телле китаплар көтепханәсе, картиналар галереясы, күренекле тюрколог Бәйсенбай Кенжебаев музее ачылды. Җирле театр Күлбәк Эргабәк пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасы күрсәтелде. Бу чарада Казан галиме Хатыйп Миңнегуловка затлы казакъ чапаны бүләк ителде һәм кидерелде.

Татарстан һәм Казакъстан арасында мөнәсәбәтләр елдан-ел ныгый һәм киңәя бара. Төркестандагы чара да – шуның бер билгесе.

Фотосурәт http://kpfu.ru сайтыннан алынды.