news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кагыйдәләре үзгәрде

Мәктәпкә кабул итү турындагы күрсәтмә акты 30 июньнән соң 3 эш көне эчендә игълан итә.

Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кагыйдәләре үзгәрде

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елда балаларны беренче сыйныфка кабул итү яңа кагыйдәләр буенча, «Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алуга кабул итү тәртибен раслау турында» мәгариф министрлыгының 458 нче боерыгы нигезендә була. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Хәзер гаризаларны кабул итү 1 апрельдә генә башланачак. Өстәвенә, мәктәп өчен беркетелгән территориядә яшәүче гаиләләр өчен дә, балалары беренче сыйныфка кергәндә өстенлеккә ия булган гаиләләр өчен дә билгеле бер вакытта — 1 апрельдә булачак. Бу категорияләргә кергән ата-аналардан гаризалар кабул итү 30 июньдә тәмамланачак.

Яңа тәртип буенча, кабул итү турындагы күрсәтмә акты барлык гаризалар кабул ителеп беткәч, ягъни 30 июньнән соң, 3 эш көне эчендә игълан итә. Бу мәктәп беркетелгән участокларда яшәүчеләргә, балалары кабул итү вакытында өстенлекләргә ия булган ата-аналарга кагыла. Мисал өчен, балаларның абый-апалары шул мәктәптә укыса, алар өстенлеккә ия. 30 июньгә кадәр гаризалар туплана, аннары боерык игълан ителә.

Ә менә бала мәктәпкә беркетелгән «участокта» яшәмәсә, булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә 6 июльдән гариза бирергә кирәк. Урыннары калса — баланы мәктәпкә кабул итәчәкләр. Кабул итү буш урыннарны тутырганчы барачак, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча гамәлгә ашырылачак.

Дәүләт мәктәбе буш урыннар тәмамланган очракта гына кабул итүдән баш тартырга мөмкин. Бу очракта мәгариф белән идарә итүнең җирле органнары ата-аналарга баланы башка мәктәпкә урнаштырырга ярдәм итәргә тиеш.

Төрле төбәкләрдә әти-әниләр документларны шәхсән мәктәпкә; почта аша, тапшыру турында хәбәрнамә белән; электрон формада мәктәпнең электрон почтасы яисә аның сайты аша; дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең төбәк порталлары функционалыннан файдаланып тапшыра ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100