news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ОРВИ сәбәпле 600гә якын мәктәп укучысы карантинга китте

Казанда һәм республиканың Баулы районында балалар өйдә укый.

Татарстанда ОРВИ сәбәпле 600гә якын мәктәп укучысы карантинга китте
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда көчле респиратор авырулар аркасында 22 сыйныф карантинда тора. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Бүгенге көндә аерым укый торган 22 сыйныф бар — бу 592 укучы», — дип билгеләп үтте спикер.

Казанда һәм республиканың Баулы районында 20 сыйныфны көчле респиратор вируслы авырулар аркасында өйдән укырга җибәрделәр.

Сыйныфта укучыларның 20 проценттан артыгы ОРВИ белән авыру сәбәпле дәрестә юк икән, сыйныфта уку аерым оештырыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot