news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Сөембикәнең 500 еллыгына багышланган конференция һәм концерт оештырыла

Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова “Сөембикә һаман халык күңелендә” дигән докладын тәкъдим итәчәк.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 18 декабрьдә Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Сөембикәнең 500 еллыгына багышланган конференция узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә мәгърифәтче, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова сөйләде.

Ул үзе конференциянең пленар өлешендә «Сөембикә һаман халык күңелендә» дигән доклад белән чыгыш ясарга ниятли. «Сөембикә — олы тарихыбызда ничә гасырлардан бирле халыкның йөрәгендә мәңге төзәлмәслек яра да, азатлыкка омтылышыбызда үрнәк өлге дә ул», — ди Тәэминә Биктимерова.

Ул «азатлык символы» булып торган Сөембикә турында истәлек ничә буынга васыять кебек күчеп барганын, аны яшьләр дә онытмавы мөһим булуын әйтте. Сөембикәгә багышланган хезмәтләр күп булуын искәртте. «Казан ханлыгыннан бирле сакланып килгән елъязмалар, халык авыз иҗаты дисеңме, онытылмаган бит образы. Ничә еллардан бирле сакланып килә. Мәңге уелып калган хезмәтләр бит бу», — ди тарих белгече.

Флүс Латыйфиның «Хыянәт», Әхмәт Рәшитовның «Сөембикәнең Казан халкы белән хушлашуы», Төркиядә яшәүче Нәүрүзханның «Сөембикә» тарихи әсәре, Рабит Батулланың «Сөембикә» кыйссасы кебек әсәрләрен санап үтте. Рәссамнар Бакый Урманче, Рушан Хисаметдиновның Сөембикәгә багышланган картиналары булуын, Розалина Шаһиеваның Сөембикәгә багышланган картиналар тупланмасы чыкканын әйтте.

Шул ук көнне кичен 19 сәгатьтә филармониядә концерт та узачак. «Тукай исемендәге филармониядә концерт программасы өчен Мәдәният министрлыгы белән без җаваплы. Сөембикәнең төгәл туган елы билгеле булмаса да, шушы елларда 500 ел тулды. Кемдер 1516, кемдер 1518 елда туган ди. Ничек кенә булмасын, юбилей еллары», — ди Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Тукаев.

Концертның сценарий авторы — Ркаил Зәйдулла. Төп режиссеры — Халисә Исмәгыйлева. Март Тукаев бу көнне филармония фойесында күргәзмә дә оештырылачагын әйтте.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100