news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов Кукмараның Янил мәдәният йортында киңәшмә уздырды

«Кукмараны һәрчак башкаларга үрнәк итеп куям», - диде республика мәгариф һәм фән министры.

Рафис Борһанов Кукмараның  Янил мәдәният йортында киңәшмә уздырды
Фәнил Мәрсетдинов

(Кукмара, 11 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәлахетдинова). Кукмара районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде. Ул Ядегәр урта мәктәбендә, Кукмара аграр көллиятендә булды, Янил мәдәният йортында киңәшмә уздырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның сәфәре районның Ядегәр урта мәктәбеннән башланды. Әлеге белем йорты быел яңа уку елына аеруча ныгытып әзерләнгән. Күпләргә үрнәк итеп куярлык ул. Министр иң элек мәктәп территориясе белән янәшә урнашкан ял паркына керде, алга таба укучыларның иҗат проектлары, мәктәп яны тәҗрибә участогы, яңа мәгълүмати технологияләр кулланып ясалган техник иҗат эшләре күргәзмәсе белән танышты.

Башкала кунагы студентларга төпле белем һәм тиешле тәрбия бирүне үзенә максат итеп куйган, ресурс үзәге статусын йөртүче Кукмара агар көллиятендә дә булды. Биредә соңгы елларда республика программалары буенча зур күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды, матди-техник база яңартылды. Министр тулай торак, ашханә, спорткомплекс һәм укыту базасында булды.

Янил авылы мәдәният йортында узган киңәшмәдә министр: «Кайда гына булсам да, Кукмараны һәрчак үрнәк итеп куям. Алга таба да әлеге югарылыкны сакларга кирәк», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100