Депутат: Уку йортын бетергәндә студентларның профессионал булып чыгуы мөһим

Россия Дәүләт Думасы укучыларның гамәли әзерлеген камилләштерү турындагы законны беренче укылышта кабул итте.
(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Россия Дәүләт Думасы депутаты, Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитет әгъзасы Ольга Павлова укучыларның гамәли әзерлеген камилләштерү турында законны кабул итүне хуплады. Әлеге закон кичә, Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителде. Бу хакта депутатның матбугат хезмәте хәбәр итә.“Хезмәт базары бик тиз үзгәрә, эш бирүчеләр алдында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру бурычы тора. Шуңа күрә соңгы елларда югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларга гамәли әзерлек дәрәҗәсе буенча югары таләпләр куела”, - диде Ольга Павлова.Аның сүзләренчә, практика узу урыны, эш өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү студентларга тиешле һөнәри күнекмәләр алу өчен бик әһәмиятле. Ләкин еш кына белем бирү оешмалары практика узу өчен мәгариф профиленә туры килмәгән оешмаларны сайлый.“Димәк студентлар үз белгечлекләре буенча шөгыльләнми дигән сүз”, - диде парламентарий. Мәсәлән, алар документлар тупланмасы ясый, кабинетлар җыештыра, әмма һөнәрләре буенча практик эшкә җәлеп ителмиләр.Уку йортын тәмамлап чыкканда студентларның профессионал булуы, һичьюгы яхшы практика узуы һәм һөнәренең асылын аңлавы мөһим, диде депутат.