ТИСБИ сурдотәрҗемәчеләр курсларына чакыра

Курсларның программасы үз эченә лекцияләр, гамәли семинарлар һәм тернинглар, сурдотәрҗемә буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән белгечләрнең консультацияләрен ала
(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). ТИСБИ идарә академиясенең Өзлексез белем бирү институты сурдотәрҗемәчеләр курсларына чакыра. Вузның рәсми сайт хәбәрләренә караганда, курсларның программасы үз эченә лекцияләр, гамәли семинарлар һәм тернинглар, сурдотәрҗемә буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән белгечләрнең консультацияләрен ала.
Ярты еллык курслар вакытында дистанцион технологияләр кулланып белем бирелә.
Курсларны тәмамлаучыларга профессиональ әзерлек турында дәүләт дипломы тапшырыла.