news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

10 балалар бакчасы 500 мең сум грант алды.

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
https://mon.tatarstan.ru

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). 10 июньдә Казанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында җиңүчеләрне Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин бүләкләде.

Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 елда 47 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы грант алуга гариза биргән, 10 балалар бакчасы грантка лаек булган. Алар барысы да 500 мең сум акча алды.

Иң яхшы билингваль балалар бакчалары дип танылды:

  • Нурлат районының «Теремок» 8 нче балалар бакчасы;
  • Әлки районының Базарлы Матак авылы «Каенкай» балалар бакчасы;
  • Казан шәһәре Совет районының тәрбияләү һәм укыту татар телендә катнаш төрдәге 272 нче балалар бакчасы;
  • Алабуга районының «Ләйсән» 35 нче балалар бакчасы;
  • Азнакай районының «Тамчыкай» 19 нчы балаларны карау һәм савыктыру бакчасы;
  • Балык Бистәсе районының Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбе (мәктәпкәчә төркем);
  • Яшел Үзән районының «Гусельки» 13 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы;
  • Мамадыш районының «Нухрат» 8 нче балалар бакчасы;
  • Биектау районының Красносельскийдагы «Тургай» балалар бакчасы;
  • Чаллы шәһәренең Баланы үстерү үзәге — «Фея» 83нче балалар бакчасы.

Конкурс ике этапта узды: 1 этап — мәктәпкәчә яшьтәге балаларның билингваль белемен камилләштерүгә юнәлдерелгән проектларны тәкъдим итү һәм яклау;

2 этап — мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү буенча грантка дәгъва кылучыларның эшчәнлек эчтәлеген һәм нәтиҗәлелеген эксперт бәяләве өчен белем бирү оешмаларына комиссиянең күчмә утырышы.

Конкурсны оештыручы — Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы. Конкурсны уздыру вакытында республиканың 218 балалар бакчасы грант алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100