15 нче июньдә Россия тарихы һәм физикадан Бердәм дәүләт имтиханнары уза

Россия тарихыннан имтиханны барлыгы 4731 укучы тапшырыр дип көтелә, физикага 5944 кеше заявка биргән
(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Дүшәмбе – 15 нче июньдә республика мәктәпләрен тәмамлаучы 11 нче сыйныф укучылары Россия тарихы һәм физикадан Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра.

Билгеле булганча, быел Татарстан мәктәпләрен 25688 укучы тәмамлый. Ә Россия тарихыннан имтиханны барлыгы 4731 укучы тапшырыр дип көтелә, физикага 5944 кеше заявка биргән. Бу предметлардан имтиханнар 3 сәгать ярым барачак.

Билгеле булганча, имтиханнарны, 11 нче сыйныфлардан тыш, узган елларда мәктәп тәмамлаучылар, башлангыч һәм махсус урта һөнәри уку йортлары укучылары, шулай ук урта (тулы) белемне чит илләрдәге белем бирү учреждениеләрендә алучылар да тапшыра. Шуңа күрә сынау бирүчеләрнең саны быел мәктәп тәмамлаучыларның исәбеннән артып китә.