Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда информатика буенча халыкара олимпиадада катнашучыларны теркәү дәвам итә
КФУда олимпиадага әзерлек буенча фикерләштеләр
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Бүген Казан федераль университетында укучылар арасында информатика буенча XXVIII халыкара олимпиадага әзерлек турында фикерләштеләр. Киңәшмәдә ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова катнашты.
Хәзергә рәсми сайтта олимпиадада катнашучыларны теркәү эшләре бара, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте. Катнашучылар олимпиада сайтында 1 марттан бирле теркәү уза ала.
Искәртеп үтик: укучылар арасында информатика буенча халыкара олимпиада быел беренче тапкыр Россиядә уза. Олимпиаданы 12-19 августта Казанда үткәрү планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз