news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» бинасы мәйданчыгында узган «Тоталь диктант»та 40 кеше катнашты

Казанда акция үткәрү өчен барлыгы 230 урын оештырылган.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). «Татмедиа» бинасында «Тоталь диктант» мәйданчыгында 40 кеше катнашты. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына мәгариф акциясенең төбәк координаторы Вячеслав Шаталов сөйләде.

Быел чарада катнашучылар Дмитрий Глуховский тексты буенча диктант язды, ул акция өчен махсус язылган. Автор әсәре буенча шулай ук кыска метражлы фильм төшерелгән, ул киң тамашачыга бу елның көзендә тәкъдим ителәчәк. «Тоталь диктант»та катнашучыларның кинокартина белән башка тамашачылардан алдарак танышу мөмкинлеге булды.

2021 елда Татарстанда акция үткәрү өчен 630 мәйданчык оештырылган. Шул ук вакытта аларның 230ы Казанда урнашкан.

Элегрәк быел Татарстанда мәгариф акциясендә рекордлы санда кеше катнашканлыгы хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100