news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Космонавт Сергей Рыжиков Түбән Кама балалар бакчасына орбитадан сәлам тапшырды

Бу хакта үзенең Инстаграм битендәТүбән Кама мэры Айдар Метшин хәбәр итте.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Бөгелмә егете — Роскосмос космонавты Сергей Рыжиков, ул хәзер Халыкара космик станция орбитасында, Түбән Каманың 66нчы балалар бакчасына сәлам тапшырган. Галәмнән юлламаны үзенең Инстаграм битендә Айдар Метшин урнаштырган.

«Түбән Кама белем бирү учреждениеләренең уңышлары турында хәтта Халыкара космик станциядә дә беләләр. Мин якташыбыз — Бөгелмәдә туып-үскән Сергей Николаевич Рыжиковның безнең 66нчы балалар бакчасында уза торган белем бирү чаралары комплексын югары бәяләве белән бик горурланам», — дип язган шәһәр башлыгы һәм анда эшләүче тәрбиячеләрне мактаган.

«Сергей Николаевич белән бергә педагогларга зур рәхмәт белдерәм һәм Түбән Каманың яшь тикшеренүчеләренә яңа кызыклы казанышлар телим!», — дигән мэр.

Рыжиков түбәнкамалыларны якынлашып килүче бәйрәм — Космонавтика көне белән котлаган һәм уку — бик шәп, космонавтлар үзләре дә барысына да — җирдә дә, орбитада да укып өйрәнә, дип искәрткән.

«66 нчы балалар бакчасында сез балаларны тәрбияләп кенә калмыйсыз, ә аларны кызыклы тикшеренүләргә дә өйрәтәсез, үзенчәлекле әзерлек алып барасыз», — дигән космонавт.

Педагоглар космик экипаж командирыннан юлламаны «гаҗәеп бүләк» дип атаган. «Без „Гаҗәеп космос“ проектының шундый сюрприз белән тәмамлануыннан бик бәхетлебез. Без боларның барысын да гомер буена истә калдырачакбыз, һәм, бәлки, безнең яшь буын тәрбияләнүчеләр өчен бу йолдызларга беренче адым булыр», — дип искәртәләр балалар бакчасында.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмә барышында мәктәпкәчә учреждениедә акциянең «Россия — шәһәрләр иле» проекты ярдәмендә башлануын, анда хәзерге вакытта Калининградтан Камчаткага кадәр 80нән артык шәһәр катнашуын әйттеләр. Шулай итеп, Түбән Кама балалар бакчасы Россия флешмобына кушылган.

Ай дәвамында балалар бакчасының һәр төркеме космик проектта: флешмобларда, сюжетлы-рольле уеннарда, рәсем һәм кул эшләре конкурсларында катнаша. Хәтта үсентеләрне дә космик оранжереяга утыртканнар. «Иртәгә Россия балалар бакчалары белән» зум"да матбугат конференциясе оештырабыз һәм кемдә нәрсә үсүен күрсәтәчәкбез», — дип сөйләде тәрбияче.

Бер генә вакыйга да ата-аналар катнашыннан башка узмый. Әниләр белән берлектә космик кием линиясен күрсәткәннәр, ә әтиләр балаларга космик рюкзаклар ясаган- алар белән иртәнге гимнастика күңелле үткән. Шулай ук планетарий эшли, очыш белән идарә итү үзәге ракеталарны җибәрә, ә балалар үзләре ай буе кислород баллоннары белән йөри.

«Әле без Сергей Рыжиков туган Бөгелмә шәһәрендәге балалар бакчасы балалары белән аралаштык. Алар безгә видео һәм аның фотосы белән хат җибәрде», — дип уртаклашты агентлык әңгәмәдәше.

Сабыйларның әти-әниләре әлеге проектта катнашканнары өчен тәрбиячеләргә зур рәхмәт белдерә.

«Улым 66нчы балалар бакчасында тәрбияләнә һәм без бу проектта катнаштык! Бу бик кызыклы, күп яңалыклар белдек. Балалар тырышты, чын космонавтлар инде.Педагогларыбызга, тәрбиячеләргә мондый зур проект өчен зур рәхмәт!» — дип уртаклашты социаль челтәрләрдә Түбән Камадан Эльвира Хәйретдинова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100