news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын игълан иттеләр

«Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә Вахитов районы 18 нче мәктәп укытучысы Альбина Яруллина җиңү яулады.

Казанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын игълан иттеләр
Гульнар Гарифуллина

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучылары билгеле. Аларны бүген Ратушада «Казан шәһәрендә ел укытучысы» бәйгесенә йомгак ясау тантанасында игълан иттеләр.

«Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә Вахитов районы 18 нче мәктәп укытучысы Альбина Яруллина җиңү яулады.

Икенче урында Мәскәү районы 94 нче гимназия мөгаллиме Гөлсинә Нургалиева, өченче урында Яңа Савин районы 13 нче гимназия укытучысы Алинә Шәгәраева һәм Совет районы 141 нче гимназия вәкиле Рузилә Сөнгатуллина. Җиңүчеләрне Казан шәһәре мэры Илсур Метшин тәбрикләде.

Бәйге 2019 елның октябреннән бу елның февраленә кадәр узган. «Интернет-ресурслар» беренче туры читтән торып үткәрелгән. Икенче турда үзенә таныш булмаган укучылар белән дәрес үткәреп күрсәткәннәр. Шулай ук дәрестән тыш дәрес уздыру осталыгын күрсәткәннәр.

Өченче турда конкурс финалистлары көч сынашкан. Мастер-класста жюри әгъзалары аларның коммуникатив культурасын һәм тикшеренү сәләтен бәяләгән. Түгәрәк өстәлдә укытучылар мәгарифнең актуаль сораулары буенча фикерләрен җиткергәннәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100