news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Ел укытучысы» бәйгесендә абсолют җиңүче: Сынаулар тагын да чыныктыра

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Ихсанова мондый бәйгеләрдә катнашу өчен түземлек, чыдамлык кирәк дип саный.

 Казанда «Ел укытучысы» бәйгесендә абсолют җиңүче: Сынаулар тагын да чыныктыра
Гульнар Гарифуллина

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның 4 нче гимназия-интернатының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Ихсанова «Казанның ел укытучысы-2020» бәйгесендә абсолют җиңүче булды. «Татар-информ» хәбәрчесенә ул җиңүгә омтылышта балаларга һәм әдәбиятка мәхәббәт ярдәм иткәнен әйтте.

«Балаларга һәм әдәбиятка мәхәббәт һәр ачык дәресне кызыклы итеп үткәрергә мөмкинлек бирде. Әдәбият ул балаларны укырга мәҗбүр итү генә түгел, ә иң авыр вакытларда да алга хәрәкәт итәргә ярдәм итүче көч булуын исбатлыйсым килде», — диде Анна Ихсанова.

 Ул мондый бәйгеләрдә катнашу өчен түземлек, чыдамлык кирәклеген яшермәде. «Һәр этап ул — дулкынлану хисләре. Нервлары ныграк булганнар, көче җиткәннәр җиңә дип уйлыйм, мондый сынаулар тагы да чыныктыра», — диде.

Анна Ихсанова бәйгегә әзерлек барышында укучылары белән сирәгрәк күрешкәнен әйтте. «Алар мине сагындылар инде, ләкин миңа көч өстәп тордылар. Мин бәйгегә әзерләнеп йөргән арада, олимпиадаларда катнашып, призерлар, җиңүчеләр булдылар», — дип сөйләде.

Анна Ихсанованың стажы биш ел. Ул дәресләрне уеннар белән үреп алып баруын белдерде. Әсәрләр буенчпа уен сценарийлары язганнарын әйтте. Алга таба Анна Ихсанова республика бәйгесендә катнашачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100